Яндекс.Метрика

Понедельник, 15 февраля 2021 11:20

Муса Җәлилнең тууына 115 ел тула! 115 лет со дня рождения татарского поэта Мусы Джалиля!

15 февральдә татар каһарман шагыйре Муса Җәлилнең тууына 115 ел тула. 

Муса Җәлил исеме һәр кешегә яхшы таныш. Шагыйрьнең балалар өчен язылган бай әдәби мирасы калган. Кайбер китаплар белән танышыйк:

Батыр куян: шигырьләр. 

Муса Җәлилнең бу китабында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен куян турында уенлы җыры, иртән балаларны йокыларыннан  уятучы әтәч, Акбай исемле маэмай, челтерәп аккан чишмә, моңсу күке һәм сакларга кушылган  майны үзе ашап киткән карак песи турында шигырьләре бар. Китапның рәссамы – Юрий Лысогорский.

Кызыл ромашка: балалар өчен шигырьләр, җырлар. 

Җыентыкка каһарман шагыйрьнең балалар өчен язылган әсәрләре тупланган. Шигырьләрнең шаяннары да, туган җир, ирек, батырлык, туган илгә тугрылык темаларын яктыртучылары да бар. Китап эчендәге рәсемнәрне рәссам Алсу Тимергалина ясаган.

Парашютсыз курчак: балалар өчен шигырьләр, җырлар, поэма. 

Китапта М. Җәлилнең балаларга багышланган шигъри иҗаты чагылыш тапкан. Күп еллар үтүгә карамастан, ул үз әһәмиятен әлегәчә югалтмаган. Рәссам – Зөфәр Хәкимов.

Сандугач һәм Чишмә: шигырьләр.

 Шагыйрьнең бу җыентыгында балалар һәм яшүсмерләр өчен язылган иң яхшы шигырьләре, Сандугач һәм Чишмә турында балладасы, шулай ук “Моабит дәфтәрләре”ннән сайлап алынган әсәрләре тәкъдим ителгән. Рәссам – Виталий Булатов.

 

15 февраля исполняется 115 лет со дня рождения татарского поэта –героя Мусы Джалиля. 

Имя Мусы Джалиля хорошо известно каждому человеку. У поэта осталось богатое литературное наследие  для детей. 
Познакомимся с некоторыми книгами :

Джим: поэма

Книга татарского поэта Мусы Джалиля для детей младшего школьного возраста о жизни девочки Лотты и ее кукле Джиме . Перевел поэму с татарского языка  Семен Липкин. Художник книги – Вячеслав Федоров.

 Девочке из Мензелинска

Военную подготовку Муса Джалиль проходил в Мензелинске, где он подружился с девочкой Иншар и, уезжая на фронт оставил ей в подарок свое стихотворение “Девочке из Мензелинска».

Прочитано 1304 раз
Яндекс.Метрика