Яндекс.Метрика

Четверг, 18 марта 2021 11:07

Клара Булатовага 85 яшь тула!

18 мартта татар шагыйрәсе Клара Булатовага 85 яшь тула. Шагыйрә күпсанлы китаплар авторы, аның шигырьләренә җырлар язылган. 

Клара Булатованың балалар өчен китаплары күңел җылысы һәм җиңелчә юмор белән аерылып тора. Клара апаның күп балалар шигырьләре аның улы Марска багышланып язылган.

__________________________

18 марта исполняется 85 лет татарской поэтессе Кларе Булатовой. Поэтесса является автором многочисленных книг, на ее стихи написаны песни. Книги Клары Булатовой, адресованные детям, пронизаны душевной теплотой и легким юмором. Большинство написанных поэтессой детских стихов посвящены ее сыну Марсу.

Марс китабы : шигырьләр.

Китаптагы шигырьләр балаларны яхшылыкка өнди, тирә-юньне танып белергә өйрәтә. Китапны рәссам Степан Кульбака сүрәтләгән. 0+

  Курка димәгез әле: шигырьләр.

Клара Булатованың бу китабындагы шигырьләре балалар җанына рәхәтлек бирә торган, күңелле – шаян, гыйбрәтле һәм мәгълүматлы. Аның рәсемнәрен рәссам Диләрә Нәүрүзова ясаган.

Прочитано 1166 раз
Яндекс.Метрика