Яндекс.Метрика

Пятница, 11 июня 2021 14:55

К 100-летию детского татарского писателя Гарафи Хасанова

Гарәфи Хәсәнов (1921 – 1992)

    Кадерле укучылар!

    13 июньдә татар балалар язучысы, табигать җырчысы Гарәфи Хәсәновның тууына 100 ел тула. Гарәфи Хәсәновның китаплары сезне җәнлек, кош-корт, үсемлекләр дөньясының кызыклы һәм гыйбрәтле хәлләре, могҗизалы серләре белән таныштырыр.

   Дорогие читатели!

  13 июня исполняется 100 лет со дня рождения татарского детского писателя, посвятившего свое творчество воспеванию природы - Гарафи Хасанова. Книги Гарафи Хасанова познакомят вас с увлекательным миром живой природы, полным тайн и со всеми ее обитателями - животными, птицами и растениями.

 Табигать могҗизалары: Туган як табигате турында хикәяләр = Причуды природы : Рассказы о родной природе.

 Гарәфи Хәсәнов кошларны, җәнлекләрне, хәтта үсемлекләрне дә җанландырып сүрәтли, хикәяләрне кызыксынып укырлык итеп яза белә. Бу китапны укыганда табигатьнең моңа кадәр игътибар да итмәгән яңа серләрен һәм нечкә үзенчәлекләрен ачарга була. Рәссам - Виталий Булатов.10+

 Чү! Сайрар кошым оя тибә...: туган як табигате турында кечкенә хикәяләр.

 Авторның теләге – бу китабы аша кошлар турында мөмкин кадәр күбрәк кызыклырак мәгълүмат бирү, табигатьне сакларга һәм яратырга өйрәтү. 6+

Кошларым – дусларым: парчалар.

 Китапта язучы безнең якларда яшәүче кошларның кайберләре турында кечкенә хикәяләрен тәкъдим итә. Гарәфи Хәсәнов  һәр кошның үзенә генә хас якларын ачып бирергә тырыша: кайсы кош кайчан оя кора, аның төсе һәм гадәте ничегрәк, ни белән туклана, һ.б. Китапның рәссамы - Павел Григорьев. 6+

Прочитано 1274 раз
Яндекс.Метрика