Яндекс.Метрика

Среда, 12 января 2022 09:47

Юбиляры!

 


Рафис
 Корбан (1.01.1957г.)=Рафис Курбан

  Хөрмәтле китап укучылар! 1 гыйнварда билгеле татар балалар язучысы һәм драматург, Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге бүләк иясе (2003) Рафис Корбанга 65 яшь тулды. Язучының балалар өчен язылган китаплары белән танышыйк!  

  Уважаемые читатели! 1 января исполнилось 65 лет известному татарскому детскому поэту и драматургулауреату премии имени Абдуллы Алиша Союза Писателей Татарстана (2003) РафисуКурбануПознакомимся с его книгами для детей!

   Алмалы төн. Нәниләр, әниләр һәм әбиләр китабы: шигырьләр. 6+

Китапка Рафис Корбанның балалар өчен төрле елларда иҗат ителгән шигырьләре кергән. Буран кайда йоклый? Сөзгәк болыт нинди? Шагыйрь үзенең иҗаты аша балаларны матурлыкны күрергә, туган як табигатенә соклана белергә өйрәтә.Китапны билгеле рәссам Алла Айсина сүрәтләгән.

   Книга стихов для детей младшего школьного возраста.

 

Тимерле чәй: балалар өчен шигырьләр. 

Чәй тимерле буламы? Бу турыда китапны укыгач белерсез!  Шагыйрьнең бу китабы – «Сабыйларга бүләк» сериясеннән. Ул рәссам Миләүшә Вазиеваның искиткеч рәсемнәре белән бизәлгән. 0+ 

  Стихи для детей дошкольного возраста.

 

Минем туган көнемдә: шигырьләр, табышмаклар, тәрҗемәләр. 0+ 

 Шагыйрь үзенең бу китабында кечкенә балалар өчен табышмаклы алфавит, шигъри календарьсанамышлар, бәйрәм сценарийлары тәкъдим итә.Рәссам – Алла Айсина.0+ 

 Сборник стихов и загадок для детей дошкольного возраста.

Прочитано 699 раз
Яндекс.Метрика