Яндекс.Метрика

Среда, 01 апреля 2020 12:40

«Җыр белән очрашу» = «Встреча с песней» Татар язучысы, драматург Абдулла Әхмәтнең (1905-1976) тууына 115 ел тулуга багышланган китап күргәзмәсе.

 «Абдулла Әхмәтнең балалар әдәбиятына килүе очраклы түгел.

Ул бала җанлы, аларның телен таба белә, алар өчен үз кеше булып китә ала иде». 

(Ләбибә Ихсанова)

 

Абдулла Әхмәт - татар язучысы,  драматург 1905 елның 25 мартында туа, олы тормыш юлын уза. Бөек Ватан сугышы башлангач, Абдулла Әхмәт фронтка китә. Ике ел буе алгы сызыкта гади солдат булып фашистларга каршы сугыша. Яраланып, госпитальдә дәваланып чыккач, яңадан алгы сызыкка кайта һәм сугышның ахырына кадәр фронт газетасы редакциясендә эшли һәм совет солдатларының сугышчан батырлыклары турында күп санлы очеркларын, хикәяләрен иҗат итә.

Абдулла Әхмәт балалар өчен дә күпләгән әсәрләр яза. Ул – ике дистәгә якын китап авторы. Әсәрләрендә Абдулла Әхмәт балаларга үзе күргән һәм кичергән вакыйгалар турында яза. Аның китап геройлары – шаян, шук, ләкин дөреслекне яраткан, яхшылыкка, дуслыкка ышанган  кызлар һәм малайлар. Язучының әсәрләре республикабызның яшь укучылары арасында бик зур популярлык казана.

Күргәзмәнең «Шагыйрь үткән юл» өлеше: 

Әхмәт А. Солдат хикәяләре / Абдулла Әхмәт.- Казан : Татгосиздат, 1952. – 79 б. 

Олы яшьтәге мәктәп балалары өчен сугыш вакыйгалары турында хикәяләр һәм очерклар. 

Әхмәт А. Җыр белән очрашу/ Абдулла Әхмәт.- Казан : Татарстан китап нәшрияты, 1970. – 128 б. 

Олы яшьтәге мәктәп балалары өчен сугыш вакыйгаларын һәм сугыштан соңгы еллар тормышын  сүрәтләгән хикәяләр һәм очерклар. 

Әхмәт А. Учак янында / Абдулла Әхмәт.- Казан : Татарстан китап нәшрияты, 1959. – 83 б. 

Олы яшьтәге мәктәп балалары өчен Бөек Ватан сугышы турында  хикәяләр һәм фронт язмалары. 

Әхмәт А. Солдат балалары/ Абдулла Әхмәт.- Казан : Татгосиздат, 1948. – 70 б. 

Олы яшьтәге мәктәп балалары өчен сугыш турында хикәяләр. 

Ахмет А. Рассказы /Абдулла Ахмет. - Казань: Татарское книжное издательство, 1974. – 45 с. 

Рассказы, написанные в послевоенные годы для детей младшего школьного возраста. 

Әхмәт А. Минеке, тимә! // Балачак энциклопедиясе: беренче китап. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2009. – 42 - 44 б. 

Җыентыкка кертелгән кече яшьтәге мәктәп балалары өчен  хикәя. 

Күргәзмәнең «Кыйммәтле мирас» өлеше: 

Әхмәт А. Баһау белән бозау янында / Абдулла Әхмәт. - Казан : Татарстан китап нәшрияты, 1959. – 11 б. 

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен күңелле хикәя. 

Әхмәт А. Тәмле су / Абдулла Әхмәт. - Казан : Татарстан китап нәшрияты, 1980. – 14 б. 

Урта яшьтәге мәктәп балалры өчен хикәяләр. 

Әхмәт А.  Хикәяләр / Абдулла Әхмәт.- Казан : Татарстан китап нәшрияты, 1965. – 58 б. 

Урта яшьтәге мәктәп балалары өчен хикәяләр. 

Әхмәт А.  Әби сые / Абдулла Әхмәт. - Казан : Татгосиздат, 1948. – 79 б. 

Урта яшьтәге мәктәп балаларына хикәя. 

Әхмәт А.  Ауган багана янында / Абдулла Әхмәт. - Казан : Татарстан китап нәшрияты, 1963. – 75 б.  

Кече яшьтәге мәктәп балалары өчен балалар тормышы һәм солдат абыйлар турында хикәяләр. 

Әхмәт А.  Үги кыз. Ни чәчсәң, шуны урырсың / Абдулла Әхмәт. - Казан : Татгосиздат, 1941. – 30 б. 

Олы һәм урта яшьтәге мәктәп балалары өчен татар халык әкияте нигезендә язылган  пьеса. 

Ахмет А. Письмо брата / Казань: Татарское книжное издательство, 1961. – 26 с. 

Рассказы для детей среднего школьного возраста. 

Әхмәт А. Пьесалар / Абдулла Әхмәт. - Казан : Татарстан китап нәшрияты, 1981. – 240 б.  

Олы һәм урта яшьтәге мәктәп балалары өчен революция каһарманнары, якташларыбызның Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыгы, нефтьчеләребезнең мактаулы хезмәтен яктырткан сәхнә әсәрләре. 

Әхмәт А. Йөрәк шатлана / Абдулла Әхмәт. - Казан : Татарстан китап нәшрияты, 1985. – 310 б.  

Олы һәм урта яшьтәге мәктәп балалары өчен пьесалар, хикәяләр, очерклар һәм Хуҗа Насретдин мәзәкләре. 

Әхмәт А.  Зәңгәр конверт / Абдулла Әхмәт. - Казан : Татарстан китап нәшрияты, 1975. – 333 б. 

Олы һәм урта яшьтәге мәктәп балалары өчен пьесалар. 

Прочитано 1795 раз
Яндекс.Метрика