Яндекс.Метрика

Среда, 05 мая 2021 12:54

К 80-летию Рената Хариса!

   Кадерле укучылар! 6 майда билгеле татар шагыйре Ренат Хариска 80 яшь тула. Сезгә шагыйрьнең балалар өчен язылган китаплары белән танышырга тәкъдим итәбез!

   Дорогие читатели! 6 мая исполняется 80 лет известному татарскому поэту Ренату Харису.  Предлагаем вам познакомится с книгами поэта, написанными для детей!

   Без кунакка барабыз: балалар өчен поэма.

    Кунакка барырга кем генә яратмый икән? Бу китапта әтисе һәм әнисе белән күчтәнәчләр, бүләкләр алып дәү әнисенә кунакка барырга чыккан кечкенә малай турында поэма укырга була. Китап билгеле рәссам Фәридә Хәсьянованың рәсемнәре белән бизәлгән. 0+

   Әбәк: шигырьләр.

    Кечкенә балаларга укыр өчен бу китапта Ак болыт, Кар кораб, Акбай, Песи, моторлы арба, кунак җыючы күбәләк турында күңелле шигырьләре тупланган. Китапның рәссамы - Фәридә Хәсьянова. 0+

  Лап – лап: шигырьләр.

     Ренат Харисның бу китабында балалар лап – лап итеп йөри торган аю, капитан әтәч, күз ачкысыз буранда йөрүче күсе белән танышырлар. Китап мәктәпкәчә яшьтәге балаларга уку өчен тәкъдим ителә, аның рәсемнәрен Фәридә Хәсьянова ясаган. 0+

 

Прочитано 999 раз
Яндекс.Метрика