Яндекс.Метрика

Понедельник, 21 июня 2021 11:54

Книжные новинки!

Хөрмәтле укучылар!

Сезгә Республика балалар китапханәсе фондына алынган яңа китаплар сайланмасын тәкъдим итәбез!

Уважаемые читатели! Предлагаем вашему вниманию подборку новых книг, поступивших в фонд Республиканской детской библиотеки!

 Иксанова И. Биюче бал корты: балалар өчен шигырьләр. 

  Әниләрнең ике күзе кайчан дүрт була? Балаларны гел киресен эшләргә котыртып торучы кәҗәне ничек куып җибәрергә? Бал кортлары нигә бии- бии оча икән? Бу турыда шагыйрә Илсөяр Иксанованың бу китапка кергән шигырьләрен укып белерсез. Китапның рәссамы – Айсылу Гарипова.0+

 Тәрҗеманов Җ. Мөгезле арыслан: балалар өчен шигырьләр, әкият.

 Балалар язучысы Җәвад Тәрҗемановның бу китабында Мәстүрәне куркытучы безелдәвек чебен, җеп йомгаклары белән уйнарга яратучы шаян песи, мөгезле арыслан, ялкау бала турында һәм башка балаларга яхшы билгеле булган шигырьләре, боткасын югалткан Биктимер исемле малай турында әкияте тупланган. Китапның рәссамы – Миләүшә Вазиева. 0+

 Җиһангирова Ш. Өлгер ай: балалар өчен шигырьләр.

 Ай өлгер була аламы икән? Кем хаклы – олылар мы, әллә кечкенәләр мы? Мәче безгә кирәклеген ничек белдерә? Кемгә ничә яшь тулганын ничек белергә? Нигә мактанчык булырга ярамый? Шагыйрә Шәмсия Җиһангирова  бу китабындагы шигырьләрендә балаларга бу турыда үзенең киңәшләрен бирә. Китаның рәссамы – Фәридә Ризаева. 0+

Прочитано 907 раз
Яндекс.Метрика